Дилә Нигъмәтуллина беренче тапкыр яңа образда фотосессия төшкән

Артистлар һәрвакытта да фото-видеога төшеп тора. Ник дигәндә, бу бер билгеле имидж булдыру теләге белән башкарыладыр. Менә җырчы Дилә Нигъмәтуллина да шушы көннәрдә иҗаты өчен бик мөһим фотосессия уздырган. Казан фотографы Тимергалиев Дамир аның бар ихтыяҗларын үтәргә тырышып, яңа идеяларын да хуплаган. //Tatar Today//

Бу юлы Дилә белән аның визажисты яңа образ да уйлап тапканнар. «Бу образ минем өчен яңа булды. Карарбыз инде…», дип серле генә язган ул. Тамашачы ничек кабул итәр? Артист өчен иң мөһиме шул. Дилә Нигъмәтуллина әйтмешли, барысы да вакыт узгач, билгеле булыр.

Бәйле