«Тәртип» радиосы ябыла, яңадан ачарга ярдәм кирәк

«Тәртип» радиосын тыңлаучылар өчен яңалык бар. Кызганычка каршы, ул үзенең ябылуы турында рәсми сайтында язган. Ләкин оештыручылар яңа ешлык алу өчен булса да, документлар җыеп йөри икән. Моның өчен алар Русия һәм Татарстан президентларына петиция юллаганнар. //Tatar Today//

«Казан шәһәрендә эшләгән 33 радио арасыннан бары тик 2 генә татар телендә алып барыла. Ә башкаларның репертуарлары рус һәм инглиз телендә. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, шунда безнең көч-кодрәтебез. Алайса нигә татарлар һәм башка милләт кешеләре татар телендә алып барылган радио тыңлый алмый, булганын да бетерергә телиләр?», дип язган петиция җибәрүчеләр.

Шулай ук, социаль челтәрләргә дә мөрәҗәгать итеп язганнар: «Хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз, төркемдәшләр! “Тәртип” радиосы Сезнең белән саубуллаша. Ни кызганыч, 93,5 ешлыгында без инде бүтән очраша алмаячакбыз! Ләкин безне югалтмагыз! Әлегә безне интернетта tartip.ru сайты аша тыңларга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта без яңа ешлык алу өчен документлар әзерлибез. Моның өчен тавыш җыярга кирәк. Бу эштә сезнең ярдәмнән башка булмый! Татар милләтенең киләчәгенә битараф булмаган кадерле тыңлаучыларыбыз, менә шушы сылтама аша кереп, петициягә кул куйсагыз иде https://www.change.org/p/президенту-российской-федера.. Без ышанабыз: уртак тырышлык белән без куйган максатыбызга ирешербез, Алла боерса!» дип.

Кем белгән бит, бәлки, бу петиция тиешле кешеләргә эләгеп, радио һаман да тыңлаучыларын үзенең эшләве белән сөендереп яшәр.

Бәйле