26 гыйнварда тамашачы мәхәббәтен яулаган танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 1 ел булды //Tatar today//.
Вәсилә Фәттахованы искә алу уңаеннан концертлар, кичәләр оештырылды. Ә Башкортстанның БСТ каналында җырчының соңгы клибы тәкъдим ителде. Клип «Гомер буе көткән бәхетем» җырына төшерелгән. Көй авторы Оскар Усманов, сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язган.