Кулдан ясалган тәмле бүләк Ришат Төхвәтуллинга түгел, биючесенә эләккән

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Инстаграмында тәмле бәлеш сурәте белән бүлешә. Күренеп тора, бәлеш уңган, өстендә язулары да бар, димәк кемгәдер махсус пешерелгән ул. Ришат үзенең рәсми аккаунтында урнаштыргач, халык аңа бүләк ителгән дип уйлар. Ләкин җырчы серләрне үзе үк ача. //Tatar Today//

http://www.instagram.com/p/BPvMK-nBNuD/?taken-by=rishat_thv

Тәмле ризык аның төркеменең биючесенә Марсель Самигуллинга туган көн уңаеннан ясалган икән. Ә Ришат аны гомер бәйрәме белән котлап, менә шундый пост ясаган. Кем белә, бәлки җырчы үзенә дә шундый тәмле бүләк ясауларын теләп тә, бәлешнең фотосын куйгандыр?

Бәйле