Хатын-кыз кечкенә кызы белән поезд астына ташлана [фаҗига]

Мәскәүдән ерак түгел коточкыч фаҗига була. Ана баласы белән поезд астына ташлана //Tatar Today//.

«Әни» дигәч тә, күз алдына баласын яклаучы, саклаучы, газиз сабые өчен гомерен дә бирергә әзер хатын-кыз образы туа. Ләкин киресе дә була ала икән. Яшьлек станциясендә булган фаҗига нәкъ шуны исбат итә. Ана, тугыз яшьлек кызы белән, якынлашып килүче поезд астына ташлана. Нәтиҗәдә, кыз да, ана да җәрәһәтләр ала. Хатын-кыз авыр хәлдә тиз арада Мәскәү шәһәренә озатыла.

Шаһитларның сүзләренчә, хатын-кыз сикерер алдыннан телефоннан бик озак кына ызгыша һәм шуннан соң гомере белән хушлашырга уйлый. Үзе артыннан кызын да тарта ана, ләкин шушы гамәлдән соң әлеге хатынны «ана» дип атап була микән? Интернет челтәрендә нәкъ шуның хакта бәхәс бара, күпләр, әлеге хатын исән калса, аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк дигән фикердә.

 

Мәгълүмат Лайф сайтыннан алынды

 

Бәйле