Миңнеханов Равил Шәрәфиевне машинага утыртып шигырь сөйләтә [видео]

Җырчы Салават Миңнеханов машинада руль артында барганда янында утырып баручы пассажирларның гадиләрен сайламый, ә талант ияләрен генә алып бара икән. //Tatar Today//

Салаватның кырыенда танылган халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев бара. Җитмәсә, хисләнеп Пушкинның «Зимнее утро» шигырен башыннан азагына кадәр хәтердән сөйли ул.

Табигать тә нәкъ бу шигърияткә туры килә: җиһанда кыш патшабикә, ялтырап яткан ап-ак кар, якты һәм хәерле кышкы иртә, күзне камаштыра торган кояш һәм артисттан илһамлану мизгелләре…

Салават Миңнеханов урнаштырган видео астына язучылар да күңеле белән картаймаган халык артисты белән соклана: «Исән-сау гына була курсен! Равил абый татар театрының падишаһы, бәләкәйдән үк аны тыңлап үстек, аның уйнаган спектакльләрен карадык. Хәерле озын гомерләре белән иҗат чишмәләре саекмыйча, яраткан тамашачыларын сөендереп яшәсен!»

Бәйле