Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосын сатучыларны ачуланган

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Тәртип FM» радиостанциясенең ябылуына карата президентның ачуы килгәнен белдерде һәм радионы саклап калуның юлларын эзлибез диде. //Azatliq.org//

Татарстан матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгының еллык утырышында Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Тәртип FM» радиосын саклап калу юллары эзләнә дип белдерде. «Без радионы саклап калу юлларын эзлибез. Радионы татар халкы ярата, тыңлый. Карар бар, вариантлар бар, алар турында соңрак әйтербез,» диде Сәфәров.

Сәфәров «Тәртип FM» радиосының хәле турында Татарстан президентының да хәбәрдар булуы, бергәләп аны саклап калу юлларын эзләү турында да сөйләде.

«Бу хакта Рөстәм Миңнеханов белгәч, аның ачуы килде. Вакытында безгә әйтмәгәнсез, диде. «Татмедиа»дагы кайбер иптәшләрнең милли радиотапшырулар өчен ешлык алып, аннары аны сатуларына канәгатьсезлегебез зур. Матбугат һәм масскакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесен дә шелтәләдем», диде Әсгать Сәфәров.

«Тәртип FM» радиосы 1 февральдән FM ешлыгында эшләвен туктатты.

Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исәгыйлова яңа FM ешлык алу өчен көрәш башлавын белдергән иде.

Бәйле