Казанда бурычларын түләмәгән хатын-кыз машинасыз калган

Башкаланың Мәскәү районы суд приставлары 30 яшьлек хатын-кызның “Лада Калина” автомобиленә арест салу турындагы карар кабул иткән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә //Татар-информ//.

Әлеге хатын-кызның банктан алган автокредит бурычын түләмәү аркасында ярты миллион сумлык бурычы җыелган. Приставлар тарафыннан башкару эше 2015 елда ук кузгатылган була. Эш барышында аның шәхси автомобиле банкта залог буларак теркәлүе ачыклана. Бурычны түләү турындагы ышандырулар сүздә генә калып килгәч, приставлар машинага арест салырга булган.

Машинасын кире кайтарырга теләсә, бурычлы хатын-кыз 10 көн эчендә әҗәтләрен түләргә тиеш була.

Бәйле