Нигә Илсөя Бәдретдинова зебраның койрык тирәсендә йөри?

Җырчы Илсөя Бәдретдинованы тагын моңсу уйлар камап алган. Тормышның ак һәм кара төсләрдән торуын абайлап, ул борчуга төшкән. //Tatar Today//

«Телевизордан тапшыру бара…Зебраларны күрсәтәләр. Аларның кара сызыклары күбесенчә арткы өлешендә, койрык янында була икән. Әгәр дә тормышның ак һәм кара төсләрдән тора дигән төшенчәгә ышансаң, мин әлегә вакытта зебраның койрык тирәсендә йөрим булып чыга… Ләкин бер әйләнеп чыгам әле мин аны», дип язган.

Шаярту да, моңсулык та сизелә. Нигә моңсулана соң, Илсөя Бәдретдинова? Аккаунтына язылучылар да бу сорауга җавап табарга тели. Кайсы: «Нәрсә булды сезгә? Барысы да әйбәт булыр! Алла бирсә!» дип язса, кайберсе: «Тормышка зарланырга яратасыз инде сез», дип тә әйтә.

Бәйле