Татфондбанк кебек банкротлык тагын кайсы банкларга яный? [видео]

1 февраль Казанда үткән матбугат очрашуында Татарстанның икътисад министры Артем Здуновтан Татфондбанк кебек башка республика банкларына куркыныч янамыймы дип сорадылар. Шунда ук хөкүмәт башлыгы Илдар Халиковның нигә бу хәлләргә берни әйтмәве дә билгеле булды. //Tatar today//

Татфондбанк белән бәйле сорауларга җавапларны 15 марттан соң гына бирәчәкләр. Бу хакта 1 февральдә узган матбугат очрашуында Татарстанның икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.

“Без фаразлау белән шөгыльләнмибез. Банкның мораторий вакыты бетмәде әле. Бары тик 15 марттан соң гына Татфондны нинди киләчәк көтүе хакында әйтеп булачак. Республика күләмендә банкны тернәкләндерү буенча эш алып барыла. Ләкин без бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итә алмыйбыз. Әлеге мәсьәлә федераль органнар белән хәл ителергә тиеш”, ди министр.

Халыкның төп сорауларга җавапны президентның үзеннән ишетәсе килә. Очрашу сорап язган хатлар гына, ниндидер сәбәпләр аркасында икътисад министрлыгына килеп эләгә икән.

“Бүгенге көндә халык өчен нәрсә мөһимрәк? Президент белән очрашумы, әллә банкны тернәкләндерүме?” дип сорауга каршы сорау белән җавап бирде Артем әфәнде. Аның әйтүенчә, хатларны эшче төркем карарга тиеш.

21 гыйнварда Казанда узган митингта рәсми затлар булмауны да министр эшләре тыгыз булуга бәйләде.

“Безнең эшче төркем митингларны оештыручылар белән конструктив эш алып бара. Гадәттә, митингчылар нинди дә булса бер сорау буенча берләшә. Без шуларны аерым-аерым хәл итәбез. Эшмәкәрләр белән даими очрашулар үткәреп торабыз”, диде министр.

Журналистлар, нигә Татфондбанк белән бәйле сорауларга премьер-министр Илдар Халиков аңлатма бирми дип тә кызыксынды. “Президент әмере белән Татфондбанкның буенча эшче төркемнең җитәкчесе итеп мин билгеләндем” дип җавап юллады Здунов.

“Банкротлыкка калу куркынычы Татарстанның тагын кайсы  банкларына яный соң?” дигән сорауга ул.

“Татфондбанк  аерым эпизод. Алга таба ул кабатланмасын өчен кулдан килгәнне эшлибез. Иң беренче чиратта халыкның финанс яктан грамотолылыгын арттырырга кирәк. Эшмәкәрләр барлык документларны игътибар белән укырга һәм банкның аңа нинди продукт тәкъдим итүе хакында яхшылап анализ ясарга тиешләр. Татфондбанк ябылу белән Ак барс банк һәм Энергобанк  льготалы кредитлар бирә башладылар.  Әлбәттә, мондый моментлар банкларның  бүгенге көне хакында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә”, диде Артем Здунов.

Татфондбанк  һәм Интехбанкның счетларында гражданнар тарафыннан торак — коммуналь хужалык хезмәтләре өчен түләнгән 2,8 млн. сум акча “туктатылып” калган. Бу хакта бүген узган матбугат конференциясендә республиканың  төзелеш, архитектура министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Төзелеш министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, акчалар 608 счет аша үтмәгән.

“Гауга чыкмасын өчен халыктан әлеге акчаларны яңадан түләүләрен сорыйбыз” – ди Алексей  Фролов. Министр урынбасары әйтүенчә, түләмәгән очракта да идарәче компанияләр фатирларга ут-су бирүне өзә алмыйлар. Моңа канун мөмкинлек бирми.     

Бәйле