Булат Бәйрәмов: «Нигә безгә Италия таулары, Әгерҗе урманнары булгач» [сәяхәттән видео]

Алып баручы, шоумен, җырчы Булат Бәйрәмов үзенә кечкенә генә кышкы яллар уздырырга уйлаган. Хәзерге вакытта ул Италиянең табигате һәм биек таулары белән хозурланып, Инстаграмына фото-видеолар куя. //Tatar Today//

Ләкин нинди генә сокландыргыч табигать, искитмәле урыннар булмасын, барыбер үзеңнең туган ягың сагындыра. Менә Булат Бәйрәмов та чаңгы шуган вакытта моңсуланып ала. «Бик матур урыннар. Әйтеп бетергесез! Шулай да, безнең туган якка җитми инде. Әгерҗе урманнарына. Монда шул бер нарат инде. Ә безнекендә 30 төрле агач!», дип яза.

Бәйле