Татарстанда ата-аналар да бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк

7-нче февраль көнне Татарстанда «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» Бөтенроссия чарасы үтә. Казанда акция 116-нчы номерлы лицейда үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте //Татар-информ//.

Бу көнне ата-аналар балаларның имтихан бирү мөмкинлекләрен үзләрендә сынап карый алачаклар. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов та рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырачак. Имтихан 30 минут дәвам итә.

Акциянең максаты – ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның барлык процедураларын ачыктан-ачык күрсәтү. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Бәйле