Татарстанда яшәүче кечкенә малай Максим Галкин белән Беренче каналда чыгыш ясый [видео]

Түбән Камада яшәүче Миша Талерчик Беренче каналдан баручы «Лучше всех!» тапшыруында катнаша //TatarToday//.

92 балалар бакчасына йөрүче Миша барлык тамашачыларны шаккатырырга җыена. Кечкенә булуына карамастан, малай кеше организмның барлык органнарын белә икән! Миша белән тапшыру эфирга 5 февральдә чыгачак.

Әлеге сәләтле баланың әнисе Түбән Кама районының Шингальчи авылының амбулаториясендә эшли. Талерчиклар гаиләсе республика программасы буенча шәһәрдән авыл җирлегенә күченеп кайткан булган.

 

Мәгълүмат NTR-24.RU сайтыннан алынды

Бәйле