Салават Татарстандагы иң озын хатын-кыз белән фотога төшеп үзенә «сүз тидерә»

Җырчы Салават Фәтхетдиновның спортка мөкиббән китүе билгеле. Хоккейга да яратып йөри. Бу юлы менә воллейболчы Екатерина Гамова белән фотога төшкән. 

//Tatar Today//

Белгәнебезчә, Екатерина Гамова — Русиянең атказанган спорт мастеры, горурлыгы. Аны илнең иң яхшы спортсмены итеп таныдылар. Шуңа Гамованы махсус Универсиаданың «Ут кабызу» тантанасына чакырганнар. Менә Салават әфәнде дә аның белән фотога төшү бәхетенә ирешкән. Фото катнаш хисләр уята. Салават Фәтхетдинов аның кырыенда буйга бераз кечкенәрәк күренә. Ник дигәндә, танылган спортсменканың буе 2 метрдан артык бит. Сурәт астындагы фикерләр дә төрле. 

«Чүгәләп тора диеп торам мин Салаватны»,  «Кишерне күп ашаган Гамова, хикмәт шунда», «Кемгә буй, ә кемгә моң биргән инде Ходай», «Урындык алырга иде, Салават абый», дип шаяртып язучылар да бар.

Бәйле