Elvin Grey янәдән Гөлназ Асаева белән «чуала» башлаган

Шушы көннәрдә Уфада Elvin Grey’ның концерты булды. Халык аны һәрвакыттагыча җылы итеп каршы алган. Концертта, шулай ук, яшь җырчы Гөлназ Асаева да булганы билгеле. Алар Радик белән фото да ясаган. Elvin «Бу нәрсә була ала?» дип, фото астына язып та куйган. //Tatar Today//

Хәтерегездә булса, көз көне Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узган иде. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ – зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы булып үзен халыкка танытты. Elvin Grey да аның концертына килеп, Гөлназга зур ак аю белән бер кочак чәчәк бүләк иткән иде. Бу инде халык аңында төрле фикерләр уятуга сәбәп булды. Кемдер дус буларак кына кабул итсә, кайсы алар арасында зуррак хисләр була алуы хакында әйтте.

Радик үзе дә серле итеп фото астына язгач, бәлки безне яңа җырчылар пары көтәр? Шулай да, алар бары тик дусларча бергәләшеп яңа җыр өстендә эшләргә дә мөмкин. Алайса, көтик. Вакыт күрсәтер.

Бәйле