«Минем малай — кияү, синең кызың — кәләш дип, язмышны үртәде безнең әти-әни…»

Минем әти белән аның атасы ничек дуслашканнардыр – белмим. Нишләптер, аларга бик еш бара идек без. //Сөембикә//

Шулай да Нуретдин абый белән бер табында утырганда, әти, көлемсерәп, болай диде: «Бигрәк шаярышалар бу балалар. Әйдә колакларын тешләтик әле. Минем малай – кияү, синең кызың кәләш булып китәр, бәлки».

Шаяру шаяру инде, мин аның кызының колагын тешләгәнмен. Шуның белән эш тә беткән.
Бу хәлгә мин бөтенләй игътибар итмәгәнмен. Әти дә уенга гына санаган. Шунысы бар: без ул кыз белән бер класста укыдык. Тәнәфес вакытында кызлар белән шаярасың инде. Аңа бер заман күзем төшкән бит. Ничектер аңлашырга кирәк. Бусы инде чынлап.

Шулай бервакыт Октябрь бәйрәме уңаеннан дәресләрдән соң икебез дә репетициягә йөрибез.
Шунда аңлашырга исәп. Ләкин менә бәла: дәресләр тәмамлануга, сеңлесе килә дә җитә – кайда ул сөйләшү-аңлашу! Хатны болай гына тапшырып булмый. Бер көн үтә, ике, өч көн… Аннан тәвәккәлләргә булдым. Хатны, җаен туры китереп, Розалиянең учына салдым. Бер сүз дә әйтмәде. Сеңлесенең генә бик беләсе килә – тыкырдата апасын. Ләкин минем ул мәхәббәт хатлары язуларым озакка сузылмады.

Розалия дә бик ашкынып тормый иде бугай – минем беренче мәхәббәтем бераз гына пыскыды да сүнде. Барып чыкмады, ахрысы.
Инде заманалар үтеп, университетта укый башлагач, бөтенесе башкача булып чыкты. Бер заман дус егет белән кызлар янына киттек. Аңа рәхәт: яратып йөргән кызы шунда. Ләкин ул кыз иптәшләре белән кинога киткән булып чыкты. Ә бүлмәдә бөтенләй башка бер кыз утыра. Дус егет телгә оста – сөйләштерепме-сөйләштерә. Анысы да чая күренә!

– Иптәшең нигә бер дә сөйләш­ми? – дип ычкындырмасынмы! Оялудан кызарып чыктым. Нәр­сәдер мыгырдандым бугай шунда. Барыбер сүзгә кушылып китә алмадым. Күрешү шуның белән тәмамланды. Гап-гади очрашу иде инде ул. Тик әллә нәрсә булды бит миңа. Күңелдә әллә нинди бер хис кабынды. Их, танышасы иде шул кыз белән! Озак уйлап тормадым – берүзем киттем янына! Дус кешегә әйтү юк.

Бу юлы да ул үзе генә иде. Укы­ган җиреннән бер генә күтәре­леп карады да тагын китабына чумды. Ә мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап басып торам. Уңайсыз инде. Аннан… Каян килгәндер ул
кыюлык?!
– Сез кирәк идегез миңа, – дидем…

Таныштык. Аңлаштык. Актаныш ягыннан, Агыйдел буйларында үскән сылукай икән. Шаян үзе. Көлеп кенә сөйләшә. Ул да беренче күрүдә үк ошаткан икән мине. Кыз бала бу хакта башлап әйтә алмый бит инде! Уйнап-көлеп сөйләшүдән әнә шулай йөреп киттек. Кайчак сүзгә килеп, үпкәләшеп тә бетә идек – тик тирәнгә җибәрмәдек. Яраттым мин аны.

Шулай матур гына йөргәндә, көннәрдән бер көнне ул тиз генә җыенып Актанышына кайтты да китте: абыйсы белән ниндидер күңелсезлек килеп чыккан ди. Көннәр үтте, атналар… Ә ул юк та юк! Ни хәбәре, ни үзе! Мин газапларга чумдым. Инде тәмам өметемне өзгән идем… Хаты килеп төшмәсенме! Минем хакта авыр хәбәр ирештергәннәр, ул кайдандыр егылып төшеп үлгән, дигәннәр. Һәм көтмәгәндә радиодан тавышымны ишеткән! Сөенечтән хат язарга утырган…

Бераздан ул кабат Казанга килде. Сагынышып күрештек. Бауман урамындагы «Балалар дөньясы» кибетендә эшли башлады. Минем студент тормышы, китаплар, шигърият ошый иде аңа. Университетка имтиханнар да тапшырып карады – укырга керергә баллары җитмәде… Ә мине университеттан соң Апас районы газетасына эшкә җибәрделәр. Очрашулар сирәгәйде. Берчак эш буенча Казанга бару җае чыкты. Ә миңа шул гына кирәк – йомышларны үтәп бетергәч, очтым гына кыз янына! Әнә үзе дә! Горур, чибәр!..
Чү, эше тыгызмы соң – рәтләп сөйләшми дә… Халык та байтак иде бугай. «Теге урында, сәгать сигездә…» – диде дә эшен дәвам итте.

Мин ул көнне Апаска кире кайтмаска булдым. Редактор сүксә сүгәр инде – түзәрмен. Әйткән вакытка барып бастым. Килде. Ике гашыйк бергә очрашкач нәрсә буласы билгеле инде… Аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенып, озак йөрдек кичке Казан буйлап.

Танышларыма кайтып кундым. Иреннәрдә – аның җылысы, күз алдымда – сурәте…
Редактор бер тузынып алды да тынды. Кайчакларда гына: «Кылны кырыкка ярыр чакта», – дип ачуын чыгаргалады.

Мин – монда, ул – анда. Һәркем үз эшендә, үз дөньясында. Ул заманда тора салып Казанга да чыгып чабып булмый. Аралар ерак. Хәбәрләшкән дә юк.
Ул матур кыз образы җанда гына күңелне ымсындырып яшәвен дәвам итә. 

…Бераздан районны бетерделәр. Безнең газетаның да кирәге калмады – кире Казанга кайтырга туры килде. Мин аптырау хәлендә, эш эзләргә кирәк. Көч-хәл белән теле­студиягә урнаштым. Һәм бер көнне эшкә барганда… Ул! Үзе! Мин тораташтай катып калдым. Кулына зур сумкалар күтәргән, үзе йончыган… Ике-өч адым алдан ире атлый. Мин гомер буе хыялланган кыз ир хатыны булып яннан узып бара. Ул да күрде мине – керфеге дә селкенмәде. Боздай салкын карашы белән коендырып, үз юлыннан китте…

Мин аны башка бер тапкыр да күрмәдем. Күңелне юатырлык бер җыр гына калды. Ул – минем «Беренче мәхәббәт» шигыренә Сара апа Садыйкова язган җыр.

Беренче мәхәббәт
Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы.

Ул мине утларда яндырды да,
Тилмертте аерылу газабы.
Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең
Кавышу булмады азагы?

Юлларда киртәләр очратсагыз,
Күңелегез булса нык яралы.
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән
Беренче яраткан ярларны. 

Әхмәт Рәшитов

Бәйле