«Татар малае» тәвәкәлләнгән, сөйгәнен табар өчен телевиденияга хәтле барып җиткән

Беренче татар блогеры «Татар малае» үзенә күптәннән тиң яр эзли икән. Шуңа күрә, «Яшьләр тукталышы» таныштыру агентлыгы аңа сөйгән ярын эзләргә ярдәм итмәкче. Инстаграмга язган беренче биш кыз ярышларда катнашып, Ринатның йөри торган кызы була ала. Ул алар белән очрашып, үзенә тиң дип санаганын сайлап алачак. «Җырлап та, биеп тә карады «Татар малае». Бар да файдасыз… Без ярдәм итәргә булдык», дип яза «Яшьләр тукталышы».  Блогерның нинди кыз сайлавын һәм кайчан парлы булуын күзәтеп торырга кала. //Tatar Tody//

Бәйле