«Теләсә кая чыгып китәр идем, иремә бүтән чыдар хәл юк!» [язмыш сынавы]

Авыллар буйлап мал җыеп йөргәндә бер хатын белән танышкан идем, сүз иярә сүз чыгып сөйләшеп киттек. Капка төбендә бер исерек мужик утыра иде, авызыннан селәгәе агып төшкән. Теге хатын читенсенеп: “Абый ул минем, абый, салырга ярата шул”, – диде. Абый икән, абый, безгә аның кем булуы ник кирәк. Шулай итеп бу хатын безгә ике бозавын сатты. Бераздан тагын бер тананы җибәрәсе булыр дип, шалтыратышырга сөйләшеп калдык. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ике-өч атна да узмагандыр – шалтырата бу, килеп кит әле ди. Мин “Газель” белән тузан туздырып боларның капка төпләренә килеп туктадым. Теге тананы карарга дип абзарга кереп киттек. Хатын бу юлы үзе генә иде. Шуннан ашыга-ашыга сөйли башлады бу, теге көнне капка төбендә утырган исерек – моның ире икән, әйтергә генә оялган. Аның белән интегеп туйганын әйтте, “Бүген үк теләсә кая чыгып китәр идем!” – диде чын күңеленнән.

Иреннән уңмаган хатыннарга каравы бигрәк кызганыч инде, күзләрен мөлдерәтеп карап торалар. Менә дигән, матур гына хатын-кыз югыйсә, ә кыяфәте алҗаган, интекккән. Ире көне-төне исерек, ә тормышны бер хатын тарта. Олы улы 22 яшьтә, хатынның үзенә 40 яшь тә юк. Бик яшьли – 16 яшендә кияүгә барган булган ул аңа, шуңа күрә малае олы аның. Сигезенче класста укыганда ук авырлы булдым мин аннан ди. Комбайнга эшкә килде дә ди, ындыр табагында очраштык ди. Ул ир комбайнга да күптән утырганы юк, эчә дә, эчә. Үзенең зур машинасы булган, анысын да сатып эчкән. Двигательләрен аерым-аерым сатып, калган өлешләрен тимергә төяп җибәргән.

Ул көнне миңа теге танасын, артык бәрәңгесен дә сатты. Мал-мөлкәтне дә шул максат белән сата башлаган икән бу – кулга азмы-күпме акча җыярга да, чыгып китәргә. Шуннан соң без аралаша башладык, айнык ир күргәч, ул миңа чат ябышты инде. Шалтырата да, мин киләм, читкәрәк чыгып очрашабыз. Берсендә 25 градус катып үлешле көнне янына килгән идем, нечкә генә күлмәкчән килеп чыкты. Ир кирәк миңа, акылдан шашам хәзер ди. Мине катып үлешле сыер лапасына алып кереп китте. Мин телогрейкалар белән каттым, ә ул эчке күлмәк белән туңмый. Чоҗлап кына торды инде.

Шулай тагын күпмедер вакыттан соң бу ныклап хәл итте – миңа күчеп киләргә уйлады. Ә миңа нәрсә? Мин ялгыз ир-ат, башка авылда әни белән генә яшим. Барыбер бер хатын кирәк, ә бу начар хатын түгел. Өй эчендәге бөтен әйберне – телевизор, суыткычларны да алып китик ди. Мин әйтәм, бер нәрсәң дә кирәк түгел, ирең белән яши алмасаң, балаңны бакчадан ал да, утыр да кил инде дим. Биш яшьлек кечкенә кызы да бар иде. Үзеңнән тора дидем. Каты буласың икән, ул да чигенәчәк, сиңа бер сүз дә әйтә алмаячак. Минем өемә килсә, полиция чакыртам дидем. Ул иргә чынлыгында аракыдан башка берни кирәк түгел. Берсендә бу хатын мунчалар яккан иде. Ире шунда мунча өялдында йоклап ятты, без моның өстеннән атлап йөреп, мунчалар кердек. Шунда мин аңладым – хатыны аерылып китсә дә, берни сизмәячәк икән бу адәм.

Шулай итеп, бар бөтен мөлкәтен сатып, калганын җыеп, миңа күченеп килеп яши башлады бу хатын. Берәр ай яшәдек микән, ире кисәк кенә айныды моның. Көннәрдән бер көнне монтировкалар күтәреп, минем өемә килде. Кизәнде, яндырам, үтерәм дип акырынды. Мин хатынны якладым инде, хатын аны куды. “Булдыксыз бит син, берни башкара алмыйсың!” – дип сүкте. Ир гарьлегеннән нишләргә белми, бер керә, бер чыга.

Ләкин икенче көнне тагын килде, монтировкасыз, бу юлы тыныч кына сөйләшергә тырышты. Хатын аның белән чыгып сөйләште, шулай ике арада шактый йөрделәр әле алар. Ахырда хатын: “Ярар, Ирхәт, булмый икән бу. Олы малаем да риза түгел, кайтып китәрмен инде мин”, – ди. Миңа килеп, яңа тормыш башлыйсы килгән иде аның. Миңа 23 февральгә яңа чәйнүк, кәстрүлләр бүләк итте ул. Бер килгәч, яшә бит инде! Хәзер тагын кайтып китәм дия башлагач, минем дә ачуым килде, “Кайтасың булса, бүтән килмисең инде, башымны әйләндереп йөрмә! Бар, тай моннан!” – дидем.

Хәзер бу хәлләргә ике-өч ел узды инде. Ире районга төшкәч мине күреп, күрешмичә китми, гел яныма килә. “Хатынны миңа калдырганың өчен рәхмәт инде сиңа, малай, ачка үлә идем”, – ди. Соң үзең исереп яттың бит мәйтәм, өстеңнән атлап йөрдек бит. Аннары айныдың менә, маладис, монтировкалар күтәреп килдең бит дим. Сугышып ятарга иде мени миңа синең белән дим. Хатынның кесәсендә зур акчасы да булган икән, анысын мин белмәдем дә.

Бүтән ул хатынны күргәнем дә, аралашканым да юк иде дигәндә, әле беркөнне районга төшкәч, тагын күрдем. Ире тагын эчә башлаган икән, лырык ди. Хатыны кыяр тозлаган да, тегесе бер рюмка аракы бирегез инде дип, 3 литрлы банка күтәреп авыл буйлап йөри ди. Бәләкәй кызы теге чакта мине яратып калган иде, “Абый тәтәй, чикалатлар, маружнилар алып килә”, – дип әйтә иде. Бу юлы танымады да ул бала мине. “Әллә кире киләсеңме миңа?” – дигән идем, “Бер булмагач, булмый ул, кузгатмыйк инде”, – ди. Болай гына әйттем инде, миңа кирәк тә түгел ул.

Ирхәт сөйләгәнне Л.Мансурова язып алды.

Бәйле