Бәби-боксында калдырган баланы 40лап гаилә үзенә алмакчы

40лап гаилә Чаллы бәби-боксында калдырылган баланы тәрбиягә алырга теләк белдергән. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитетының Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер хәбәр итте, дип яза «Новая Кама» газетасы //Татар информ//.

«40лап гаилә баланы кызлыкка алырга тели. Баланы болай гына биреп булмый, аны алырга теләгән әти-әниләр махсус курс үтәргә тиеш. Кичә, мәсәлән, анда 15 пар курс үткәнлеккә таныклык алды», диде ул.

Роза Гернер сүзләренчә, хәзер кыз баланың беренче документларын әзерлиләр. Аңа Маша дип исем кушканнар. Сабый әлегә Кама балалар медицина үзәгенең яңа туган балалар бүлегендә, аннан аны Балалар йортына күчерәчәкләр.

Кызлыкка бала алу буенча документлар әзерләү вакыты ярты елга сузыла. Роза Гернер әйтүенчә, бу вакытта аның әнисе килеп, баланы алырга теләк белдерүе дә мөмкин.

Искәртеп үтик, сабый Кама балалар медицина үзәге бәби-боксына 27 гыйнварда калдырып кителгән иде. Бала янындагы язмада аның бала тудыру йортында тууы һәм тиешле барлык прививкалар ясалуы турында язылган булган. 2015 елның маенда  бәби-бокс ачылганнан бирле бу беренче бала калдыру очрагы.

Бәйле