«Болгар радиосы» урынына «ТәртипFM» радиосы булачак?

Алга таба 91,5 FМ ешлыгында «Болгар радиосы»н ишетеп булмаячак, аның урынына «Тәртип FМ» сөйләячәк. Радионың исеме генә түгел, форматы да үзгәрәчәк, әмма элекке хезмәткәрләр кала //Азатлык радиосы//.

Бу хакта «Болгар радиосы»нда Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итте. ТНВ телерадиоширкәте мөдире Илшат Əминов пәнҗешәмбе махсус җыелыш үткәреп, хезмәткәрләргә шуны җиткергән. «Болгар радиосы»ның хезмәткәрләре эштә кала, алга таба аларга «Тәртип FМ»да эшләүчеләр кушылыр дип көтелә.

«Тәртип FМ»ның контенты «Болгар радиосы»на бирелергә мөмкин дигән хәбәр 4 февральдә таралды. Əмма тәфсиллерәк мәгълүмат әйтелмәде.

1 февраль Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Тәртип FM» радиосын саклап калу юллары эзләнә дип белдергән иде. «Без радионы саклап калу юлларын эзлибез. Радионы татар халкы ярата, тыңлый. Карар бар, вариантлар бар, алар турында соңрак әйтербез,» диде Сәфәров.

Бәйле