Замирә Рәҗәпованың идән юганына кечкенә малае үпкәли [видео]

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова, туйлар алып баручы гына түгел, ике малай анасы да. //Tatar-today//

Замирә өй җыештыру эшләрен тыныч кына эшли алмый икән: идәндә торасы чиләкләр дә түргә менә! Ник дисәң, кечкенә улы Данил сулы чиләкне бик яхшы уенчык дип кабул итә. Данил әнисенең «Нельзя!» дигән сүзенә дә игътибар итми.  Әни кеше чиләкне күчереп куярга мәҗбүр, ә бу исә Данилга хуш килми, елап, үпкәләп китә. «Миңа борылып та карамый хәзер!» дип язып куйган Замирә үзенең Инстаграмына.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий