Ришат Төхвәтуллин паркта йөгереп, үзенә тиң яр тапмагае [видео]

Җырчы Ришат Төхвәтуллин хәзер күп кенә яшьләргә хас булганча, спортны бик ярата. Ул һәр көн диярлек, иртән Дубравный ял паркында йөгерә икән. Менә бу юлы яшьләргә махсус мотивация буларак та, видео урнаштырган. //Tatar Today//

«Сәламәт тәндә — сәламәт акыл!», дигән Ришат Инстаграмында. Видеога төшерүче аннан: «Йөгергәндә фанатларыгыз бәйләнәдер инде?» дип сорый. Аннан салмак кына йөрәк эшләренә күчә. «Дәгъвачылар (претендентки) күптер инде синең йөрәккә? Өйләнергә җыенмыйсыңмы соң?», дип тә күп яшь кызларны борчыган сорауны бирә. Ришат аптырап тормый: «Ходай кайчан тиң ярымны бирә, шул вакытта өйләнәм», ди.

Бәлки, җырчыга нәкъ шушы рәхәтләнеп башкарган шөгыле вакытында үзе кебек үк йөгерә торган берәр спортсменка да очрап куймагае.

Бәйле