Миңнеханов ялларын балыкта: малае әтисеннән икеләтә зуррак балык тотып шаккаттыра [фото]

11 февральдә президент Рөстәм Миңнеханов Инстаграмында күңелле һәм файдалы шимбәсен тасвирлаган фото куйган. Хикмәт шунда ки, ул бүген президент кына түгел, ә чын балыкчы ролендә. //Tatar Today//

Урамда февраль салкыннары булса да, кояш инде язгыча җылыта. Шуңа, балыкчылар да ялларны калдырмаска тырышып, боз өстендә гөж киләләр. Менә президент та Атабай якларында балык тотарга уйлаган. Көләч йөзеннән күренгәнчә, балык шәп ләккән. Малае Искәндәр дә зур балыкны эләктергән.

Инстаграмда аккаунтына язылучылар: «Бар яктан булган безнең президент! Исән-сау булып, эшләп кенә торсын!» дип язганнар.

Бәйле