Әгәр инсульт «екмасын» дисәң… [сәламәтлек]

Хәзерге заманда күпчелек чирләрнең «яшәрүен» күрәбез. 40 яше яңа гына тулган кешегә инсульт диагнозы кую очраклары да сирәк түгел бүген. //Безнең гәҗит//

Гади генә итеп аңлатканда, инсульт ул – баш миендәге кан әйләнешенең кисәк бозылуы, шул сәбәпле нерв күзәнәкләренең эштән чыгуы. Инсульт ике төрле була. Беренчесе ишемик инсульт дип атала. Аны икенче төрле баш мие инфаркты дип тә атыйлар. Баш миенең билгеле бер өлешендәге кан тамырында тромб барлыкка килү яки башка сәбәп аркасында кан тамыры томалана һәм анда кан килүе туктала. Нәтиҗәдә, күзәнәкләр үлә башлый. Кан тамыры нинди зонада урнашкан, шул зонаның функцияләре туктала. Кешенең күзе күрми яки бер як кулы йөрми башларга мөмкин. Икенче төр инсультны геморрагик дип атыйлар. Ул югары кан басымыннан интегүчеләрдә очрый. Билгеле бер ситуациядә кешенең организмында адреналин дигән гормон бүленеп чыга башлый. Ул кан тамырларын тарайта. Кан көчле дулкын белән йөри башлый да, тамырлар ул канны сыйдыра алмыйча шартлап китә. Шуннан соң баш миенә кан сава. Беренче төр инсультны вакытында белеп алып, тиз арада дәваласаң, кеше элеккеге хәленә кайта ала. Ә менә геморрагик инсульт булганда, авырулар гарип кала.

50 яшьтән узганнар арасында инсульт бик еш очрый. Бу яшькә җиткән кешенең кан тамырлары эластиклыгын югалта. Аның стеналарына холестерин утыра башлый һәм кан тамыры кысыла. Ә сыгылмалылыгын югалткан кан тамыры холестерин белән дә тыгылгач, ул кан нишләргә тиеш? Аз гына борчылсаң да, кан басымы күтәрелә инде.

Чирне дәвалауга караганда аны булдырмау җиңелрәк, диләр бит. Табиблар режимны бозмаска, вакытны йокыга, ялга һәм эшкә тиешле күләмдә бүлеп бирергә куша. Туклануга да игътибарлы булырга кирәк. Артык майлы, кыздырылган ризыклардан тыелып тору (бигрәк тә кеше артык авырлыктан интексә) файдага гына. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр, С витаминына бай булган ризыклар ашарга кирәк, чөнки аскорбин кислотасы кан тамырларының эластиклыгын арттыра. Чөгендер белән зәйтүн маеның да файдалы үзлекләре җитәрлек. Чөгендер суы, мәсәлән, кан басымын түбәнәйтү сәләтенә ия. Көн саен бер аш кашыгы зәйтүн мае кабып кую инсультны булдырмаска ярдәм итә.

Кеше үзе сизмәгәндә дә «кечкенә инсульт» кичерергә мөмкин. Аның беренче билгеләре: кисәк тән ойый башлый, йөз, кул һәм аяк мускуллары хәлсезләнә, сөйләшү кыенлаша, кеше сөйләгәнне кабул итү авырлаша, күз аллары караңгылана яисә күз бөтенләй күрми башлый, баш әйләнә һәм авырта, йөргәндә аяклар чайкала. Шушы билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Шулай итеп, чын инсультны булдырмый калу ихтималлыгы арта.

Фәнзилә Мостафина

Бәйле