Ришат Төхвәтуллин кырыенда аранжировщик Марат Мухин да җырлый башлаган [видео]

Татар эстрадасының төп аранжировщигы Марат Мухин әллә артистларның җырларын яздырта-яздырта үзе дә җырлый башлаган инде? //Tatar Today//

Марат Мухин Ришат Төхвәтуллин белән яңа җыр яздырган мәлдә, язмыш турында җыр башкара. Элегрәк тормыш иптәше Дилә Нигъмәтуллина белән бергәләшеп җырлап караса да («Пар канатлар» җыры), аеруча сәхнәдә күренгәне юк иде. Бәлки, Марат Мухинга да җырчы булып куяргадыр? Шул хакта видео астына язучылар да бар. «Иң мөһиме, һөнәрен алмаштыра күрмәсен», «Вокал өчен менә дигән тавыш!», «Сәләте юкка чыга Маратның», дигәннәр.

Бәйле