Elvin Grey башка жанрдагы музыка башкарып, әнисен куркыта [видео]

Җырчы Elvin Grey русча, башкортча, татарча җырлар җырлап тамашачы күңелен яулады. Ә менә ул башка төр музыка, әйтик авыр рок белән  чыгыш ясаса, халык аны ничек кабул итәр микән? //Tatar Today//

Уфада  «Самый Шулай Тур» белән чыгыш ясаган мәлләрдә, җырчы төркеме белән чишенү бүлмәсендә үзенә хас булмаган композиция башкара. Башкарган музыкасы авыр һәм тиз ритмлы, күбесенең җырлаган, яки «акырган» сүзләре аңлашылып та бетми. 

Белүебезчә, Elvin Grey концертларына әнисен дә йөртергә ярата. Бу юлы әнисе шаулаган музыка, барабаннар, электроник гитара, тамак төбеннән чыккан калын тавышлар ишетеп, куркып та кала кебек.

Җырчы үзе: «иксез-чиксез, аңлашылмый торган музыка», дип яза.

Бәйле