Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл]

 Казанда 33 яшьлек Егор Богданов белән 40 яшьлек Ләлә Лебедеваны 24 яшьлек кызның, имештер, аннан бозымны салдырганнары, 17 миллионга якын милкен (акча һәм кыйммәтле әйберләрен) алдап алганнары өчен хөкем иткәннәр. //ProKazan.ru//

Егор Богданов Казан урамнарының берсендә таныш булмаган кыз янына килеп, барлык туганнарына һәм үзенә үтерә торган бозым куелганлыгын әйтә. Тиз арада аураңны чистартмасак, үлү ихтималы бар дип тә куркыта.

Ә Ләлә Лебедева дәвалаучыдан бозымын алдырткан канәгать клиент ролен үтәгән.

Дәвалаучы кызга ике йола үтәргә кушкан. Беренчесе — төнлә зиратка барып дога укырга, икенчесендә өйдә булган кыйммәтле зәркән әйберләрен һәм акчаларны алып килеп, аның кулына бирергә.

Ул шушы милектә начар, тискәре энергетика җыелып ятканын әйтә. Шуңа да, алардан котылу ягын карарга кирәк ди. 

Кыз 17 миллионлык милкен җыеп Егор Богдановка биргәч, ул ике сәгатьтән очрашу билгели. Ләкин тиешле вакытта күренми. 

Кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Аларны бер айдан тоталар һәм хөкем итәләр. Богдановны 3 ел 6 айга, Лебедеваны 3 елга төрмәгә утырталар. Ә зыян күргән кызга өлешчә сакланып калган милкен кайтаралар.

 

 

 

Бәйле