Хаталы дини календарьләрне тикшерүчеләр табылырмы?

«Казанда бик күп дини календарь чыгарыла. Бу эшчәнлекне кем дә булса тикшерәме икән? Әллә кем нәрсә тели, шуны язып, 366 битне тутырамы? Шушы сорауларыма җавап таба алмагач, Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Узган ел “Иманлы гаилә” ди­гә­нен алган идем. Анда “Коръән”, “Ал­лаһы Тәгалә” дигән сүзләр дә хаталы язылган (Көрән, Аллаһы Тагалә диелгән). Беренче битендә үк унбиш хата санадым.

Аннан соң өчәр, дүртәр сүз бергә кушып язылган. Татар сүзләренең мәгънәсен һич аңлап булмый. Быел “Татар дини календаре”н алдым. Монысы ярый­сы гына кебек. Әмма Равил хәзрәт Бикбаевның “Фәрештәләр турында” дигән вәгазендә: “Фәреш­тәләр – Аллаһның ярдәмчеләре дә”, диелгән. Аллаһы Тәгаләгә яр­дәмче кирәкми. Мин моны хата дип саныйм. Без фәрештәләрнең бар икәненә иман китерергә тиешбез. Без аларны хис итмибез. Алар Аллаһы Тәгаләгә туктаусыз гыйбадәттә, тәкәбберләнмиләр, Аның бөтен әмерләренә тулысынча буйсыналар. Ләкин Аллаһы Тә­галәгә ярдәм итәргә кирәкми. Ул аңа мохтаҗ түгел.

 Дини календарьларны бастырганчы ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән берәр галим тикшереп чыкса, өммәттәшләребезгә ха­кыйкый мәгълүматлар ирешер иде //Ватаным Татарстан//.
***
Редакциябезгә башкалабызда яшәүче Мөнәвәрә Заһидуллинадан менә шушындый эчтәлектәге хат килде. Бик мөһим мәсьәләне күтәр­гән Мөнәвәрә ханым. Чынлап та, дини календарьларда киткән хәреф хаталарына бик күпләрнең эче поша. Кайбер хаталарны күр­гәч, чәчләр үрә тора, ирексездән болар ун ел мәктәптә укыдымы икән соң дип уйлап куясың. Бу хакта үземнең дә язганым, әлеге хилафлыклар тулып яткан календарь бастырып чыгаручы хәзрәтләргә шылтыратып, нигә хаталарны табарга тиешле корректорлар ялламадыгыз, дип дәгъва да белдер­гәнем булды. “Корректорларыбыз бар иде. Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, исем-фамилияләребезне ку­еп тормасагыз да була, дип әйт­кәч, атап-язып тормадык инде”,  дип җаваплады алар. Миңа калса, бер хәйлә генә бу. Акча чыгарасы килмичә, якыннарына гына укытканга килеп чыга мондый хәл. Эшли торганнарын һәм ялга киткән­нәрен бергә кушып санаганда, Казанда ким дигәндә меңнән артык татар теле укытучысы, берничә дистә татар теле белгече булган көллият һәм вуз бар. Аннан соң китап-календарьда кешенең исем-фамилиясе куела икән, үз өстеңә җаваплылык алу бит бу. Һич югы хәзрәте түгел, корректоры надан икән диярләр!

 
Бу җәһәттә без ТР Диния нә­зарәте вәкилләре белән сөйләш­тек. “Әлбәттә, дини календарь, хата кит­мәсен өчен, Голәмәләр шурасында тикшерелергә, хаталары төзәте­лер­гә тиеш”,  дип белдер­деләр анда. Ни гаҗәп, нәзарә­те­безгә караган имамнар тарафыннан кален­дарь­лар чыгарыла, хаталар һаман китә тора. Күрәсең, бу җәһәттә нә­зарәттә җитди таләп белдерүче, хаталы календарь чыгаручы имамнарны җавапка тартучы юк. Хәер, бу уңайдан: “Имамнарыбыз чыгарган хаталы календарьга тап булсагыз, дәгъва­ла­рыгызны язып, нәза­рәт­кә китереп бирегез, Голәмәләр шурасында карамыйча калмаслар”,  дип белдерде безгә укыту-уку мәсьәләләре буенча мөфти урын­басары Рәфыйк Мөхәммәт­шин.

Тик шунысы бар: дини календарь чыгаручылардан шактыеның ТР Диния нәзарәтенә бернинди катнашы юк. Кирәк дип тапса, ала автор-төзүче рөхсәт-фатиханы, кирәк санамаса, үзе генә кереш сүз яза. Казаныгыз миңа указ түгел дип, Россия Мөфтиләр шурасының фатихасын алса да (андый очрак­лар бар), бармак яный алмыйсың. Аннан соң җитмешләп мөфтият булган илдә кемгә дәгъва бел­дерәсең?! Казанда башка төбәк­ләрдә нәшер ителгән календарьларны да сатарга мөмкиннәр бит әле. Озын сүзнең кыскасы, кем тели, шул чыгара бездә дини календарьны. Сүз, матбугат иреге бу! Без әүвәл берничә галимгә дини календарьлар тоттырып бәя бирдер­тер­гә уйласак та, тора-бара бу ния­тебездән кире кайттык. Берен­чедән, сатудагы барча календарьны тикшерү өчен җыеп алып булмый. Икенчедән, өч-дүрт календарьны тикшертеп, монысы яхшы, тегесе начар дигән бәһа куйдыр­саң, ирексездән кемгәдер реклама ясаган шикелле килеп чыгачак. Шуңа күрә хәзерге базар шартларында үзебезгә игътибарлы булырга кирәк. Кулыгызга килеп кергән календарьны сатып алганчы, бераз танышып-укып карагыз, күзгә бәрелеп торган хаталарына тап булгансыз икән, кире бирегез, дип кенә әйтә алабыз.

Фәрештәләргә килгәндә, хәл болайрак. Бу җәһәттә мин берничә хәзрәттән сораштым. “Бер караганда, Мөнәвәрә әби хаклы кебек. Дө­рестән дә, Аллаһы Тәгалә фәреш­тәләргә мохтаҗ түгел. Аның бөтен нәрсәгә кодрәте җитә. Әмма язык­ларыбызны һәм саваплы гамәллә­ребезне язып бара торган фәреш­тәләрне, Пәйгамбәребезгә Раббыбыз сүзләрен – Коръән аятьләрен җиткерүче Җәбраил фәрештәне ярат­кан икән, телибезме-телә­ми­безме, алар Аллаһы Тәгаләнең яр­дәмчеләре булып чыга. Димәк, мо­ның без белеп, аңлап бетерә алмый торган хикмәте, мәгънәсе бар. Шу­ңа күрә артыгын төпченмик”, – дип бәян итте алар. Мин, моңа өстәп, нидер әйтә алмыйм, бигайбә, Мөнә­вәрә ханым!

Бәйле