Илсөя Бәдретдинова яңа программалы концерт куюга борчылыпмы, шампунь салып керләр юа башлаган

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең өр яңа концерт программасы белән Кукмарага барырга җыена. Ләкин концерт алдыннан да үзенең тормыш мәзәкләре белән бүлешмичә калмый. //Tatar Today//

«Хәерле иртә, кешеләр! Бүген Кукмарада концерт минем. Залым күптән тулы… Йоласын туры китереп, бер шешә суга лимон суын сыгып, лимонад ясап, инде миннән шактый биегрәк булганга: «Бәләкәй, кая әле син?» дип миннән көлә-көлә, улым мәктәпкә китте. Әкрен генә шулпа кайнап утыра. Концертлар белән мәш килеп йөреп, өйдә порошок бетеп киткән… Шампунь салып керләр юам. Эчә торган су да беткән. Шикәр дэ юк икән. Ләкин күңелдә шундый рәхәт.  Бар да әйбәт бит. Зәйнәп әби әйтә иде: «Бәхет тынычлыкны ярата! Куз тидерерсең. Бер кешегә дә сөйләмә», дип. Шуңа күрә, барысын да сөйләмим. Раббыма мең рәхмәт әйтәм дә, өйләремне җыештырам әле. Тузанга малай «Илсөя шапшак», дип язып куйганчы».

Белгәнебезчә, Илфак Шиһапов белән килеп чыккан хәлдән соң, Илсөя Бәдретдинова аның җырларыннан баш тартып, үзе төзегән өр яңа программа белән чыгыш ясарга җыена. Җырчыга алдан ук уңышлар һәм зал тулы тамашачы теләп калыйк!

Бәйле