КФУда укыган Африка студентын күпсанлы яралардан һәлак булган килеш табалар [фото]

Казанда Чад республикасының 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылу буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. //Татар-информ//, Tatar Today

Искәртеп үтик, 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы йорт янында Казан (Идел буе) Федераль университетының 24 яшьлек студент гәүдәсе күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәте белән табылган булган.

Махжуб Тиджани Хасан исемле студентның фотосын да социаль челтәрләрдә күреп була. Мондый вәхшилекне кемнәр ясый алды икән?

Җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегенә тапшыру карары кабул ителгән.

Искәртеп үтик, Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйков белдерүенчә, Татарстан прокуратурасы Чад республикасы студентын үтерү турындагы эшне аерым контрольгә алган. 

Бәйле