Салават Фәтхетдинов иң озын волейболчы белән фотога төшеп, тагын буй темасын кузгата

Җырчы Салават Фәтхетдиновның озын буйлы спортсменнар белән фотога төшергә гадәткә кергән ахры. Бу юлы ул волейболчы Александр Волков белән Инстаграмда фото урнаштырган. //Tatar Today//

Белгәнебезчә, Александр Волков — Русиянең атказанган спорт мастеры, «Динамо» төркеме уенчысы, Лонданда үткән ХХХ Олимпиада уеннары чемпионы. 

Салават әфәнде бу юлы: «Монда да буй җитми», дип язган. Шулай ук, фото астына төрле фикерләре белән уртаклашучылар да шактый. «Салават абый озын буй турында хыялланган ахрысы», «Кечкенә кеше — чикләвек төше, зур кеше — дуңгыз төше», «Сезгә кечкенә булу килешә», «Икенче серия», дип язучылар бар.

Бәйле