Ришат Төхвәтуллин мода артыннан куыпмы, сәхнәдә телефонга үзен төшереп җырлый башлаган

Хәзерге вакытта техника шулай алга киткән, хәтта артистлар сәхнәдән зур камерага төшкән мәлдә дә, үзләрен кечкенәрәк, телефон камерасына төшерергә өлгерә. Җырчы Ришат Төхвәтуллин Шыгырданда концерт биргәндә, сәхнәгә телефонын тотып, бер тамашачысына, бер телефонына карап җырлый. //Tatar Today//

Мондый гамәлне кемдер кыланыш итеп кабул итсә, кемгәдер хәтта аның яңалык кертүе, фонограммасыз чын тавышка җырлавы ошый да. «Мондый үзегез төшергән видеоларны күбрәк куегыз. Сезне якыннан күрү тагын да әйбәтрәк», «Ришат, син кыланып та куясың, җырлаганда да селфи…мда», «Әллә сәхнәгә чыкканда да, камерасыз җырлап булмый инде?», «Хәзер мондый хәлләр гадәти, ул трендтан калышмаска тырыша», дип язучылар бар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий