«Алтынчы баласы тугач, аның аяклары йөрүдән туктый. Ә табиблар аны өенә озаталар…»

Алтынчы баласы тугач, аның аяклары йөрүдән туктый. Биш баласын өендә тапкан Фәүзия әбиемә табиблар бу юлы сырхауханәгә ятарга кушалар, алдан ук Малмыждагы бала тудыру йортына илтәләр. Бер атна үтүгә, әбием  борчыла башлый. Бик озак ятты бит инде, өйдәге хәлләрне дә беләсе килә.

//Сөембикә//

Шундый уйлар белән ул кичке якта сырхауханәдән кача. Кыш­ның үтә дә салкын көннәре була бу. Юлда авылга чи агач алып кайтучы “ДТ” тракторы очрый. Бик каты туңып кайтып керә әбием һәм шул төнне авырый башлый. Аны кире сырхауханәгә илтәләр. Иртән ир бала дөньяга килә. Сөенеч һәм фаҗига… Әбием аягына баса алмый. Ике ай дәвалыйлар, тик файдасы гына булмый. Бернинди дә нәтиҗә күренмәгәч, аны өенә озаталар. Сабыйны карарга-тәрбияләргә бабаем һәм өлкән балалары булыша. Әбием көн-төн Алла­һы Тәгаләдән сәламәтлек сорый.

…Сабантуйлар.  Авыл  хал­кы төркем-төркем булып бәйрәмгә ашыга. Әбием тормышына бәйрәм килер сәгатьләр дә ерак калмаган икән. Нәкъ менә шул көннәрдә, авыл кырыннан челтерәп агучы Изгеләр чишмәсенең суы зур мог­җиза тудыра, әбиемнең ун ел хәрәкәтсез калган аяк­лары  йөри башлый… Са­бый бала кебек кабаттан йөрергә өйрәнә. Бер адым атлау аңа зур бәхет булып тоела.

Яңа туган һәр көнне ул түземсезлек белән көтеп ала. Урын өстендә ятканда да аның куллары тик тормый. Тәрәзәләргә челтәрләр, балаларына өс киемнәре бәйли. Аякка басу белән исә кечкенәдән хыялланып үскән теләгенә ире­шә: тегү машинасы сатып ала. Аның шифалы куллары теккән киемнәр күпләрне җылыта. Бабам белән бергә алар тормыш дәверендә дүрт йорт җиткерәләр. Хә­зер икесе дә авылның хөрмәтле кешеләре. Авы­лы­бызда мәчет ачылганнан бирле, менә инде ун ел һәр көнне моңлы азан яңгырый. Аны Гарифулла бабай әйтә. Бервакытта да кешегә караңгы чырай күрсәтмәс, зарланмас алар. 

Динебез кушканны үтәп, безгә киңәш-табыш биреп, мәгънәле сүзләре белән тәрбияләп гомер итәләр. Без аларны бик яратабыз, озак яшәүләрен телибез.

Финзия ГАЗИЗОВА.
Балтач районы, Смәел авылы.

Бәйле