Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 20 февральдә төнлә һәм көндез һава торышы начарлануы турында кисәтә //Tатар информ//.
Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда 500-1000 метр күз күреме белән буран (Казанда төнлә һәм иртән); көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектәге җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр); бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән); кар көртләре, аяк астында кар боткасы булыр дип көтелә.