«Эшсез исереккә тиңләп, эт итеп сүгүләреннән туйдым… Тормышымны үзгәртәсем килә»

Мин Апас районында бер авылда яшим. Шунда хуҗалыкта эшлим. Хезмәт хакы 10-15 мең сум чыга, аны өчкә бүлеп бирәләр. Анысын да икешәр айга тоткарлап бирәләр. Сайлау алдыннан бөтен бурычларны биреп бетерәләр гадәттә. Сайлаулар булып торсын инде хет. Хатынның югары икътисади белеме булса да, аңа бөтенләй эш юк. Ул өйдә генә утыра. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ә тагын кая барасың? Казаннарда да яшәп карадык, фатир арендалап тордык, бөтен эшләгән акча хуҗага, шул фатирга китеп барды. Ай саен 15 мең түләп торырга кирәк, хет ярылып үл, чыгарып сал. Ул акчаны түләр өчен кимендә 30 мең эшләргә кирәк бит, ә кайчак минем заказлар булмый иде. Әле бит ашарга да кирәк, яшәргә дә кирәк!

Фатир хуҗасы ишек төбенә килеп баса, мин иртәгә бирәм, иртәгә бирәм дип сузарга азапланам. Ул мине эт итеп сүккән чаклары да булды, әйтерсең, мин бер эшсез исерек. Мин маңка малай шикелле башымны иеп тора идем. Туйдым кешегә түләп. Анда мин шабашкага йөрдем, беркая да рәсми рәвештә эшләмәгәч, ипотека бирүче дә юк. Ә рәсми рәвештә урнашсаң, акчасы бик аз. Тегеләй дә юк, кыскасы, болай да юк.

Шуңа күрә тоттык та кире үзебезнең районга кайтып киттек инде. Ә башкача яшәп булмый. Авылда өйдә әти-әнидән башка тагын энекәш тә яши. Хәзер без дә кайткач, тыгынрак инде, башка чыгып булармы, белмим. Хезмәт хакы аз булгач, мал-туар асрап ничек тә булса яшәргә тырышабыз инде. Тере акча әлләни күргәнебез юк. Сөт саткан акча гына кайчак килеп керә, җәй көне очсызрак анысы. кышка бәясе арта. Минем дә кешечә, уч тутырып, айныкын айга алып барасым килә дә бит, ләкин алга таба хезмәт хаклары бөтенләй бетәргә мөмкин дип куркыталар әле.

Л.Ясәвева язып барды

Бәйле