«Мин исән!» — Илсөя Бәдретдинованың яңа программасын Кукмара борай бәлеше белән каршылаган

Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт программасы белән Татарстан районнарында гастрольләрдә йөри. Ул Илфак Шиһапов кушканны үтәгән: яңа төркем җыйган, яңа җырлар туплаган. Концертларга йөрүчеләрнең күп булуын, бик җылы кабул итүләрен әйтә. Йолдыз шушы көннәрдә Кукмарада булган. Хис-тойгыларын тамашачыларына да сөйли. //Tatar Today//

Халыкта концерт программасының исеме кызыксыну уятты. “Мин исән!”. Ул шушындый исемне тормышында авыр вакытлар булса да, ышаныч һәм өмет көчле, үзенең нык булуы, аягында төз торуы белән аңлата. 

Кукмарадан ул бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр, ә иң мөһиме, җылы мөнәсәбәт һәм рәхмәтле тамашачылар истәлеге белән кайта. 

«Кукмарадагы кебек тәмле итеп борай бәлешен беркайда да пешермиләр», ди ул тәмле күчтәнәчне алгач. 

Яңа программада гел яңа йөзләр, яңа милләт вәкилләре булгач, фикерләр дә төрле инде тамашачының. Күбесе канәгать калса да, төртмәле фикерләр дә яңгырамый калмаган. «Теге негр тазарып бетә инде бу бәлешләрдән», дигән берәү.

Бәйле