Чаллыда табиблар алма белән тончыккан баланың гомере өчен көрәшә

Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр иттеләр мәгълүмат агентлыгына шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән //Татар информ//.

Баланы баштан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП)китергәннәр, анда аңа ашыгыч рәвештә фибробронхоскопия ясалган. Йоткылыктан зур алма кисәге алынган.

Идарә вәкиле хәбәр итүенчә, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

«Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», диде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле.

Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән. Ул гипоксия кичергәннән соң комада. Сабый табиблар күзәтүендә, тиешле диагностик чаралар күрелә.

Табиблар, әти-әниләрне балаларны ашатканда, бигрәк тә җиләк-җимеш белән, сак һәм игътибарлы булырга чакыра. 

Бәйле