«Ирем башкага чыгып китте… Яулык бәйләп йөри ул, мәчеткә дә еш бара» [язмыш]

Ирем башкага чыгып китте. Ике тамчы кебек үзенә охшаган малай кала дип тормады. Ник шулай булды, каян килеп чыкты ул хатын аның юлында – башыма һаман сыймый. Бик матур йөрешеп кавышкан идек тә бит. Малай туасын белгәч тә, шуның кадәр сөенгән иде. Ике тапкыр УЗИга миңа ияреп керде хәтта. Экрандагы баланы гаҗәпләнеп озак итеп карап, табиб белән сөйләшеп утырган иде әле. Шуның кадәр кызыксынучан ир кергәч, табиб та иркенләп сөйләде инде үзенә. “Әнә, күрәсеңме – башы, монысы – аяклары, куллары”, – дип төртә-төртә аңлатты. //Безнең авыл гыйбрәте//

Бергә табабыз дип тә бик кызган иде әле ирем, әмма белешә торгач, кыйммәтсендек шул. Ул акчага кирәклерәк әйбер алырбыз, дип уйлаштык. Үзебезнең районда гына таптым, ирем бала белән икебезне кулларында гына күтәреп алып чыкты инде. Кайткач та бар да әйбәт булды. Мин шат, ул шат, без бик бәхетле идек. Биш ел шулай яшәдек. Бу вакыт эчендә төрлесе булды инде арада. Шактый кызу кеше ул минем. Әмма ачуланышсак та, арага башка хатын керер дәрәҗәдә түгел дип уйлый идем. Дөресрәге, алай да булырга мөмкин дип, башыма да китермәдем. Ә ул безнең арада шактый вакыт яшәгән икән инде.

Гел шулай бит ул, яңалыкны яндагы хатын иң соңыннан гына белә. Мин ул хатынга бик гаҗәпләнәм инде. Башына яулык бәйләп йөри ул, белгән кешеләр аны еш кына мәчеткә дә бара, диләр. Нинди дин соң ул шундый, гаиләдән ирләрне алып китәрдәй булгач, баланы көн дә әтисен күрүдән мәхрүм итәрлек булгач? Аңа ияреп булса кирәк, ирем дә хәзер мәчеткә йөри ди бугай. Әллә ничә танышым әйтте инде, синекен дә күрдек, чыгып бара иде, диләр. Минеке түгел шул ул хәзер! Миңа карамый да! Дине кушмый торгандыр инде, зур гөнаһтыр.

Ул хатынның вконтактеда бите бар. Күрәсем килмәсә дә, йөрәгем сызганда кайчак кереп-кереп карыйм шунда. Фотолар куймаганмы, ниләр яза микән, дим. Фотоларын куймыйлар алар, әмма яза инде ул, “бер хыянәт иткән ир, гел йөриячәк, андыйларны гафу итеп булмый” ише сүзләрне күп яза. Миңа төрттереп шулай язып куя торгандыр инде. Ул да белеп, сизеп тора бит инде минем аның битенә керәсен, булганнарны укыйсын.

Берничә ай шулай китеп кенә яшәде ирем. Ни ул, ни мин аерылышырга бирмәдек. Әле хәзер дә, үзе бирмәсә, мин уйламаган булыр идем. Танышларым арасында: “Кит моннан, шуны көтеп ятасың мени?” – дип гаҗәпләнүчеләр бар. Чыннан да, күпчелек кеше хыянәтне кичерә алмый икән. Белмим. Мин бәлки кичергән дә булыр идем. Гафу үтенеп кайтса, керткән дә булыр идем. Бала хакы бар бит, улым әтисен ярата. Ләкин әтисе кайтмый бит! Ә мин тавышланып, ул хатын белән сөйләшеп йөри торган кеше түгел. Талаша-талаша алып кайтып утырткан ир – ир була ди мени инде? Яшәү яме булмас бит алай. Күптән түгел ирем гариза язган, аерылышуыбызны сорый икән. Яраткан иреңнән менә шулай баш тартулары никадәр авырттыра торган, йөрәкне какшата торган әйбер икәнен, белсә, башыннан узганнар гына белә ала. Менә ничәнче аемны мин хәзерге белән дә, киләчәк белән дә яшәмим. Мин бертуктаусыз үткәндә генә йөзәм.

Шуның кадәр матур очрашып йөрдек бит: Казанга барсам, кире кайтканда гел каршы алды, поездны белешеп, карап кына торды. Кайтып җитәр-җитмәс вакытта “мин вокзалда, сине көтәм” дип смс язып җибәрер иде. “Син ничәнче вагонда?” – дип кызыксыныр иде. Беренче тапкыр алтын муенса бүләк иткәч, минем никадәр сөенүемне күреп, ел да алып бирергә вәгъдә итте. “Ашамасам ашамыйм, елына бер тапкыр нинди дә булса алтын бүләк итәчәкмен, менә күрерсең, әйтте диярсең”, – диде. Әй, көлешкән идек тә шул вакытта! Аннан соң өйләнештек бит инде, балабыз туасын ничек зарыгып көттек, бер дә аерылмадык. Мин ничек онытыйм ул вакытларны? Ничек сызып ташлыйм?

Миннән аермалы буларак, ирем боларның барысын да тиз онытты. Аерылышып йөри башлагач, машинасын тиз арада үзенең исеменнән теге хатынга күчереп йөргәнлеген ишеттем хәтта. Монысы минем өчен тагын шок булды. Мин бүлеп ала күрмәсен, балага эләгә күрмәсен дип, шулай эшләгән бит ул аны. Үзе генә түгел инде, әлбәттә, янында өйрәтеп торучысы бар бит, бергәләп уйлашканнардыр. Теге хатын да чая, бер дә иремнең әнисенә, башка туганына түгел бит, ә үзенә яздырткан машинаны.

Бераз гына башы эшләсә, ирем шунда ук сагаеп калырга тиеш бит инде, ник шулай дип, уйланырга тиеш. Теге хатын котырта гына бит инде, ә бу аның сүзен үтәп чаба гына. Теләсәм, судка биреп, мин дә ул машинадан үземә өлеш чыгара аламдыр. Әмма минем алай яшисем килми. Үзенең исемендә генә калса да, аны саттырып, акчасын бүлеп сорау башыма килмәс иде. Килсә дә, алай эшләмәс идем. Иремнең ул хатыннан мөмкин кадәр тизрәк айнуын көтеп яшим мин. Килер микән ул вакыт берар заман? Теге хатын кәкре каенга терәтеп калдырмасмы дигән шигем бар чөнки. Машина аның исемендә булгач, ул аны сатып җибәрә дә ала бит инде.

Ирем бераз гына шуларны уйлый белми микән дип аптырыйм мин. Аның шулай кыланып йөрүенә рәнҗим дә. Үз гаиләңнән күпсенеп, шикләнеп бөтенләй бер чит хатынга яздыр инде машинаңны, нинди ир буласың инде син? Әни әйтә инде миңа, кайтып егылачак әле ул сиңа, ди. Сагынсам да, әле һаман яратсам да, алай-болай теге хатыннан кире кагылып миңа кайтса, аның бу гамәлләрен оныта алырмын микән?
Гөлнара , Кукмара.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий