Скрипкачы Динә Закирова түбәтәйләр чигә башлаган [фото]

Иҗат кешесенең сәләтләре күп була. Скрипкачы Динә Закирова  музыкадан кала, чигү эшләрен дә оста башкара икән//Tatar today//. 

Динә Закирова инстаграм челтәренең актив кулланучысы. Чыгышларга ничек әзерләнгәнен, концертларның ничек үтүен дә фото-видеоларга төшереп урнаштырып бара.

Танылган скрипкачының тагын бер сәләте бар икән. Ул матур итеп түбәтәйләр  чигә белә. Иң беренче эшен инстаграм челтәрендә дә урнаштырган. 

Бәйле