Elvin Grey’ның яңа мәхәббәт җырына илһамны зәңгәр күзле кыз биргән мәллә? [видео]

Җырчы Elvin Grey’ның иҗатында чәчәк аткан вакыт. Ник дигәндә, яңа җырлар туып тора, турлар уйлана, Татарстанда гына түгел, Русиядә дә концертлар куела. «Самый Шулай Тур» белән ул Себер якларындагы тамашачыларын да сөендереп кайтты. Инде хәзер яңа «Синее небо…» дигән җыры чыгарга тора. //Tatar Today//

Җыр зәңгәр күзле кызга багышланган. Ул ихлас мәхәббәтне тасвирлаган хисләрне чагылдыра. Радикның әле өйләнмәгәне, хәтта йөри торган кызы юклыгы да билгеле. Мондый мәхәббәт җырлары җырчының иҗатында беренче генә түгел инде. Күптән түгел генә чыккан»Роза» җыры да шундыйлардан. Әлегә йолдызның башкарылган җырлары кебек, йөрәк эшләре дә сер астында.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий