Мөнир Рахмаев укуларын сагынган ахры, университетын һаман калдырырга теләми

Җырчы Мөнир Рахмаев сагыныпмы, вакыты булыпмы үзенең укыган бина диварларын — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын сәламләп киткән. //Tatar Today//

Чынлыкта исә, Мөнир опера һәм эстрада җырчысы Венера Ганиева җитәкләгән сольно (үзең) җырлар башкару кафедрасына кунакка барган. Тагын бер сәбәп: остазы Ренат Гыйләҗевне (Шуберт) туган көне белән дә котлау. Шушылай, Халыкара туган тел көне уңаеннан, түгәрәк өстәл артында укыган елларын искә алып, бәйрәм итеп утырган җырчы.

Бәйле