Татар-башкорт көрәшенә «Ак Барс»лылар хәрби киемнән чыга

 

Континенталь хоккей лигасында даими чемпионат төгәлләнде. 16 команда Гагарин кубогы өчен көрәшне башлап җибәрде.  Бик тиздән кубок иясен беләчәкбез. 

«Ак Барс» хоккейчылары КХЛның даими чемпионатын Көнчыгыш конференциядә 3нче урын белән япты. Шулай итеп, татарстанлыларга көндәш буларак 6нчы урында килгән команда – күршеләребез «Салават Юлаев» белән очрашырга туры киләчәк. Бүген  әлеге «яшел дербиның» беренче уенын карап булачак. Матч Казанда уза, 19:00 сәгатьтә башлана. Шунысын да әйтеп үтик: Зиннәтулла Хәйдәрович шәкертләре беренче уенны гадәти булмаган формада уздырачак. Махсус Ватанны саклаучылар көненә дип «барс»лар яшел төстәге хәрбиләрнекенә охшаш хоккей формасыннан чыгыш ясаячак.

 

«Ак Барс» – «Салават Юлаев» арасындагы дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия 22, 24, 26, 28 февральдә, кирәк булса 2, 4 һәм 6 мартта уза. 

 

«Яшел дербины» карарга онытмагыз! Уфа белән Татарстан «көрәше» һәрвакыт кызыклы булды, бу юлы да искәрмә булмас.«Валидол әзерләгез, дуслар!» дип шаярта «Ак Барс»  такымы җанатарлары. 

«Татнефть Арена»га килгән хоккей яратучылардан интернетка постлар агыла.

https://www.instagram.com/p/BQ0fAUbjY7f/?tagged=%D1%85%D0%BA%D0%B0%D0%BA%D0%B1%D0%B0%D1%80%D1%81%20%20%20%20

 

Бәйле