Кукмара итекләре Ришат Төхвәтуллинны үзе биетә ахры, сәхнәдә вәт типтертә [видео]

 Ришат Төхвәтуллинның Кукмара итекләрендә типтергәнен күрәсегез киләме? Алайса, йолдыз урнаштырган видеоны карагыз. Ришат җырчы гына түгел, шәп биюче дә икән бит. //Tatar Today//

Җырчы шул районда концерт куйгач, Кукмара итекләре бүләккә эләккән үзенә. Ул шул хәтле сөенгән ки, хәтта тамаша бетүгә, итекләрен киеп бии-бии видеога төшкән. Үзенең иҗади төркеме белән дә биеп алган. 

Видео астына язучылар бик кызык сүзләр калдырган: «Ришат, итекне тишәсең бит!», «Кукмара итекләрен кигәч, биисе генә килеп торамы?», «Шәп сикерәсең!», «Күңелләр күтәрелеп китте», диешкәннәр. 

Бәйле