Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлап, эчтәлекле фото урнаштыра [карыйбыз]

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне булып билгеләнә. Президент Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрендә бәйрәм уңаеннан котлау урнаштырган. //Tatar Today//

«Барлык Ватанны, тынычлыкны һәм гаиләне саклаучыларны бәйрәм белән котлыйм!», дигән ул. Шулай ук, Җиңү бәйрәмендә махсус формада булган ике нарасый белән төшкән фотоны да урнаштырган.

Фото астына язучылар, сурәтнең, дөрестән дә, эчтәлекле булуын ассызыклаган. «Рөстәм Нургалиевич, нинди эчкерсез һәм самими фото!», «Шәп фото! Күзләргә дә, күңелгә дә рәхәтлек алып килә!»,  «Балалар — безнең киләчәгебез!» дигәннәр.

Бәйле