Данир Сабировка — йомшак, Рәсим Фасыйховка — тәмле бүләк ясаганнар

Бүгенге социаль челтәрләрләрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күп төрле котлауларга юлыгып була. Бәйрәм белән бәби дә, әби дә котлый, дигәндәй… Без Инстаграмга күзәтү ясарга булдык. Татар эстрадасы артистлары, журналистлар үзләренең каһарманнарын ничек котлый икән? //Tatar Today//

Популяр артист Данир Сабировның иҗат командасы кызлары ир-егетләргә менә шундый үзенчәлекле бүләк ясаган. Машина логотиплары ясалган, юлда йөргәндә муен армасын өчен махсус мендәрләр бу. 

Бүген Җәвит Шакиров та мактанып алырга уйлаган, Инстаграмга армия сафларында хезмәт иткәндә төшкән фотосурәтен керткән. 

«Казан егетләре» төркеме солисты Илнат Фәрхуллинны бүген кызы беренчеләрдән булып бәйрәм белән котлаган. «Минем горурлыгым!» дип язып куйган Илнат фото астына. 

Раяз Фасыйховның энекәше Рәсимне тормыш иптәше үзенчәлекле бүләк белән сөендергән. Бу бүләккә өстәмә итеп хатыны тагын нәрсәдер бүләк иткән булса кирәк, әмма Рәсим серне ачмады.

«Әттәттә»ләрен бүген Сәфәровлар гаиләсе дә котлаган. Журналист Данил Сәфәровның улы әтисенә балалар бакчасыннан әнә нинди матур бүләк ясап алып кайткан.

https://www.instagram.com/p/BQ2J8IMBax0/?taken-by=safarova_adelia%20

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий