Казанда тагын бер яшь егетне пычак белән кадаганнар [коточкыч һөҗүм]

22 февральдә төнге сәгать унберенчедә Казанда Чуйков урамында 22 яшьлек егеткә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин хәбәр итте. //Татар-информ//

Яшь ир-ат берничә пычак ярасы, баш җәрәхәте алган һәм госпитализацияләнгән. Шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, егетнең хәле уртача авыр дәрәҗәдә. Операциядән соң аны нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр.

«Әлеге һөҗүм КФУда укыган Чад Республикасы гражданины үлеменә кагылышлы дип матбугатта таралган хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу ике очрак бер-берсе белән бөтенләй бәйләнмәгән», – дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хмидуллин. Һөҗүм итүдә ике яшь егет шикләнелә. Зыян күргән егетнең алар белән таныш булу ихтималы кире кагылмый.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Бәйле