Егетләрнең көянтә белән су ташыганнарын күргәнегез бармы? «Татар малае» мастер-класс күрсәтә

Хәер, хәзер авылларның күбесендә газ да, су да кертелгән. Көянтәләп чишмәдән су ташулар, мичтә пешерүләр, ут булмыйча шәм кабызулар беткәндер дә. Ләкин «Татар малае» яшәгән «Иске Чәбия» авылы әле һаман иске кануннар буенча яши бугай. Блогер суны да чишмәгә барып, көянтә белән үзе алып кайта. //Tatar Today//

«Иртән торып чишмәгә барып кайттым әле! Сез ни эш бетерәсез?» дигән ул. Аның бу сүзләренә Инстаграм кулланучылар болай җавап биргән: «Әллә су да, газ да кермәгән бу авылга?», «Зөһрә кыз айдан сөенеп карап тора бугай, ирләр су ташыганын күргәч», «Көянтәләп чишмәгә төшүләр күптәннән юк инде безнең авылда. Шул чаклар искә төште. Видео өчен рәхмәт!» дигәннәр.

Бәйле