Сакланыгыз, Казанның торак йортлар түбәсеннән кар ишелеп төшә башлады!

24 февральдә Мамадышта Toyota чит ил машинасына торак йортның түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, машинаның алгы ягы җимерелә. //ProKazan.ru//

Машина Мамадышның Азино үзәк урамында тукталган була. Бу хәлдән соң, машина хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итә.

Әйтеп үтәргә кирәк, мондый вазгыять үткән ялларда Казанда да булган. Республика башкаласында яшәүченең машинасының арткы тәрәзәсен йорт түбәсеннән төшкән кар өеме ватып кергән.

Бәйле