Лаеш районында юл транспорт һәлакәте: үлүчеләр дә бар

Фаҗига бүген иртән республиканың Лаеш районында килеп чыга. Казан-Оренбург трассасының 57 нче чакрымында «Мицубиси» һәм «Матиз» машиналары бәрелешә. //Tatar-today//

Авария нәтиҗәсендә 35 яшьлек «Матиз» машинасы шоферы  һәм 33 яшьлек пассажир хатын һәлак була. Үлүчеләр арасында 8 яшьлек бала да бар.

Юл транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 

Бәйле