Эш беткәч, ял итәргә ярый: Ришат Төхвәтуллин «Ел җырчысы» буларак ничек бәйрәм итә

25 февральдә «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» милли музыка премиясе тапшыру тантанасы уза. «Синнән башка» җыры өчен «2016 ел җырчысы» исеменә Ришат Төхвәтуллин лаек булды. Җырчының кичәдән соң, нинди хис-тойгылар кичергәнен, ничек бәйрәм иткәненә күзәтү ясадык. //Tatar Today//

Ул дуслары, төркеме белән түгәрәк өстәл артында шушындый мөһим вакыйганы билгеләп үтә. «Иҗат төркеме белән уртак җиңүебезне бәйрәм итәбез. Рәхмәтемне һәр кешегә дә җиткерәсем килә: әти-әниемә, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма һәм минем иң кадерле тамашачыларыма минем терәгем, ышанычым булганыгыз өчен, минем иҗатыма күрсәткән мәхәббәтегез һәм хөрмәтегез өчен мин ихластан шат һәм рәхмәтле! Минем өчен бу зарыгып көткән мөһим бүләк! Үсәргә һәм яңа үрләр яуларга менә дигән стимул! Яратам сезне!», дип язган Ришат.

Бәйле